Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына узачак көрәш буенча төбәкара турнирда Балтач көрәшчеләре дә бил алышачак

Быел бәйге 26нчы тапкыр уздырыла

25-27 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак.

Быел бәйге 26нчы тапкыр уздырыла. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Республика гына түгел, Россиянең бар төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләрне җыйган мәртәбәле ярышларда Балтач көрәшчеләре дә бил алышачак. Уңышлар телибез үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш