Алиябез чемпион булды!
Спорт

Алиябез чемпион булды!

Алияне һәм аның тренеры Рәлиф Әскаровны чын күңелдән котлыйбыз!

19-23 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә чаңгычылар арасында  Атказанган спорт остасы Ф. П. Симашевның призына Бөтенроссия ярышлары узды.

Әлеге ярышларда спринт буенча Исрафилова Алия чемпион булды.

Ирекле стильдә  5 чакрым аралыкта Алия кабаттан җиңүчеләр рәтендә, ул өченче урынга лаек булды! Алияне һәм аның тренеры Рәлиф Әскаровны чын күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев