«Алтын туп» төбәкара турнирында  «Балтач» Интер командасы җиңү яулады
Спорт

«Алтын туп» төбәкара турнирында «Балтач» Интер командасы җиңү яулады

Турнирда ике яшь категориясендә 16 команда катнашты

27 сентябрь көнне Мари Эл Республикасы Лопово авылында мини-футбол буенча «Алтын туп» төбәкара турниры узды. Турнирда ике яшь категориясендә 16 команда катнашты.

2016-2017 елларда туган егетләр арасында «Балтач» Интер командасы 2нче урын яулады. «Иң яхшы сакчы» – Сәләхов Сәмир, «Иң яхшы уенчы» — Камил Закиров.

2011-2012 елларда туган егетләр арасында «Балтач» Интер командасы — 1нче урынга лаек булды. «Иң яхшы капкачы» — Фәрзетдинов Кәрим, «Иң яхшы уенчы» — Гатауллин Гомәр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев