Анда барлыгы 12 кеше булган...
Сигез авылдан - Сосна, Кили, Бөрбаш...
Күптән түгел «Дулкын» бассейнында «Агрохимсервис» җәмгыяте призына ветераннар арасында шахмат ярышлары узган.
Бәйгедә сигез авылдан - Сосна, Кили, Бөрбаш, Кариле, Норма, Карык Серьма, Чепья, Югары Сәрдек авылларыннан һәм дә Балтач бистәсеннән өлкән яшьтәге шахматчылар катнашты, - ди шахмат ярышларын оештырып йөрүче Илнур Мәрданов. - Барлыгы 12 кеше идек. Ярышлар бик күңелле узды, бассейн хезмәткәрләре чәйләр дә әзерләгән иде. Сый-хөрмәтне, призлар фрндын, елдагыча, «Агрохисервис» җәмгыяте күтәрде, шахмат уеннарын яшәткәне өчен җәмгыять җитәкчесенә дә, коллективка да зур рәхмәт!
Ярышларда Илнур Мәрданов беренче урынны ала, икенче урында - Бөрбаштан Тәнвир Галимов, өченчелектә Нормадан Нурислам Шакиров. Юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, Балтач шахмат федерциясенең грамоталары, махсус бүләкләр дә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев