Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ат чабышы куркыныч спорт төре

Районыбызныӊ Сабан туе район ветеринария берләшмәсенеӊ 59 яшьлек белгече өчен бик аздан зур бәхетсезлек белән тәмамланмады.

Хөкемдар буларак, ат чабышларын оештырганда иӊ күп атлар (13 ат) катнашкан узышта старт биргәндә, аныӊ өстенә арттан килеп чабышкы аты күкрәге белән җиргә екты. Аӊын югалткан зыян күрүчене кизүдә торган «Ашыгыч ярдәм» машинасы табиблары үзәк хастаханә озаттылар. Тиешле аппаратурадан тикшергәч, улы, (ул Казан шәһәренеӊ 12 нче хастаханәсендә травмвтолог белгече булып эшли, бәйрәмгә кайткан була) башкалага алып китәргә карар кабул итә. 3 җирдән кабыргасы сынган һәм борыны зыян күргән хөкемдар бүгенге көндә өендә, үзен тиешенчә хис итә.
Бу очракта, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлмәү белән бергә, атныӊ җайдагы да үзендә җаваплылык сизәргә тиеш. Атка утырганнан соӊ нәкъ менә җайдак бу атныӊ тотышы белән тирә-яктагыларга куркынычсызлык тудырмауны тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Балтач район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Шуӊа охшашлы хәл Бөгелмә шәһәр Сабантуенда да була.

Бөгелмәле Анастасия Огородникова Сабан туена ат чабышларын карарга дип килгән була. Бер ат, чабыш барышында җайдагын бәреп төшереп, тамашачылар өстенә ыргыла. Халыкның күпчелеге читкә китеп өлгерсә дә, Анастасия ат астында калган. Ул биш мие җәрәхәте алган, куллары һәм аяклары зыян күргән. Анастасияны хастаханәгә озатканнар. Кыз полициягә гариза язган, дип хәбәр итә almet-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250