Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйгебез яшәрде....

Келәмнәребездә «ут» чыгардылар алар.

Аллаһка шөкер, көрәшчеләребезнең ел буе зарыгып көткән бәйгеләре — Балтач районы башлыгы призына узучы милли көрәш ярышлары елдагыча эшлекле, матур, тыныч кына узып китте. 

Район спорт-сәламәтләндерү залы каршында бил алышучыларны, мәртәбәле кунакларны, җанатарларны гармунчыларыбыз дәртле милли көйләр белән каршы алдылар. Бертөркем хөрмәткә лаек булган ветеран-батырларыбыз залда үз урыннарын алып, бу бәйгегә кунак булып чакырылган республиканың татарча милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров белән әңгәмә кордылар, фикерләр алыштылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ачылу тантанасында районыбыз уңышларына тукталып, ел дәвамында республика, Рәсәй күләмендә җиңү яулаган бер төркем яшь батырларыбызны, Мәскәү шәһәрендә узган «Алтын боҗра» Бөтенрәсәй йөзү ярышларыннан җидешәр алтын-көмеш медаль белән кайткан яшь спортчыларыбыз — Әдилә Гарәфиева белән Мурат Гайнетдиновны бүләкләп узды. Традицияләребезне дәвам итеп декабрь аенда 60 яшьләрен тутырган көрәш дөньясында күренекле шәхесләребез — районның татарча көрәш федерация-се рәисе Фәнис Шәрипов белән Бөрбаш авылыннан данлыклы батырыбыз Сәлим Әхмәтҗановны хөрмәтләделәр. Шушы уңайдан, район татарча көрәш федерациясенең унай эшләрен билгеләп узу дөрес булыр. Нигә дигәнгә, көрәшкән вакытта батырларга булган игьтибар өлкәннәребезгә дә күрсәтелә башлады. Ел ахырында узган Татарстан беренчелегенә бер автобус яшьләребез федерация хисабыннан көрәш карап, үзләренә кирәкле тәҗрибә алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Өлкән көрәшчеләребез мәртәбәле республика татарча көрәш ярышын шулай ук барып карау бәхетенә ирештеләр. Өлкәннәр көне уңаеннан барлык олы яшьтәге батырларыбызны мул табыннар артында, соңыннан шып-лап тутырылган пакетлар тапшырып хөрмәтләделәр. Алда «Ватаным Татарстан» газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылачак ярышларда катнашучы ветераннарга бару өчен инде хәбәр салынды. Милли көрәш федерациясенең эшендәге бу уңай үзгәрешләр барлык көрәшчеләрдә яклау тапты.

2024 елда республикабызда узган көрәш ярышларында төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулап, районыбыз өченче мактаулы урынга күтәрелде. Бу хәбәрне барыбыз түземсезлек белән көтеп алдык, җиңүебез өчен февраль аенда Казанда «Ватаным Татарстан» газетасы призына узучы бәйгедә район федерациясенә 250 мең сум күләмендә акчалата приз тапшыралачак.

Инде быелгы бәйгебезгә килсәк, яшәрде бит, бәйгебез. Ярышларыбызга 2007-2008 елларда туган яшьләребезне катнаштыру сөенечле булды. Келәмнәребездә «ут» чыгардылар алар. Көрәшчеләр белән даими алып барылган эш ярышның ике көнендә үз җимешләрен биреп өлгерде. Яшьләребезнең көрәше үзе бер могҗизага әйләнде. Нөнәгәрдән Алмаз Камалов үзенең көрәше белән сокландырып, Балтач районы якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакировның махсус бүләгенә лаек булды. Салавычтан Айзат Апанов, Арбордан Нияз Әскәров, Бөрбаштан Ленар Әүхәдиев, Чепьядан Ранис Зарипов, Смәелдән Равшан Галиев, Фирдүс Галимуллин, Балтачтан Аяз Хәйретдинов менә дигән көрәш күрсәттеләр, ичмасам. Аязның чиста көрәше күпләрне сөендерде, көндәшләрен көендерде. Алма агачыннан ерак төшми, нәкъ әтисе инде дип, сөйләштеләр җанатарлар. Дөрестән дә, булдырды яшьләребез. Смәелдән Газинур Гариповның, авылдашы, төп призга дәгьва кылучы Фәһим Мөхәммәдиевны секунд эчендә келәмгә аркасына чистага салуын, хәтта, күпләр абайламый да калды. Смәел егетләренең уңышлары елдан-ел арта бара. Алдагы еллар күрсәткечләренә күз салсам, бу команда бишенче урыннан ел саен бер баскыч күтәрелеп, быел икенче урынга лаек булган бит. Элегерәк көрәш дигән төшенчә инде бөтенләй онытылып барган авылда, мондый җиңүләр булдыру өчен тренер Альберт Миннехановка күп тир түгәргә туры килгәндер. Билгеле, бу урында, хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировның да хезмәтен уңай бәяләп китәргә кирәк. Кышкы-җәйге спорт формасы булдырумы, җиңеп кайткан саен мул табын артына җыеп котлау дисеңме, җитәкче һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Киләсе елда алар беренче урынны алсалар, бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Смәеллеләрнең мондый җиңүләре күршеләре "Маяк«лыларны да көнләштереп, уятып җибәрде, ахры. Бу җирлектә дә татарча көрәшкә карата җылы караш уянды кебек. Менә район яшьләре арасында өченче мәртәбә бу төбәктә ярыш уздырырга җыенабыз. Менә шулай акрынлап, данлы Арбор, Чепья, Яңгул командаларына көчле көндәшләр барлыкка килә. Инде 120 көрәшче катнашкан бу зур бәйгебезнең җиңүчеләрен атап узабыз:

erid: 2VtzqumtM4F

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Нияз Әскәров /Арбор/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Газинур Гарипов /Смәел/. 70 кг. да: Айзат Апанов /Салавыч/, Фәнзил Шакиров /Арбор/, Аяз Йосыпов, Кәрим Гарипов /икесе дә Чепьядан/. 75 кг. да: Ранис Зарипов /Арбор/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/, Илмир Габбасов /Шеңшеңәр/, Рәис Низамов /Арбор/. 80 кг. да: Аяз Хәйретдинов /Сөт-май комбинаты/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Рүзәл Газыймҗанов /Яңгул/. 85 кг. да: Илдар Абдуллин /Норма/, Булат Галиев /Арбор/, Ленур Халиуллин /Карадуган/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/. 90 кг. да: Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/, Равшан Галиев /Смәел/, Айдар Галиев /Норма/, Ранил Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/. 100 кг. да: Рөстәм Сираҗиев /Арбор/, Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Ильмир Гыйльфанов /Чутай/, Рөстәм Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/. Авыр үлчәүдә: Руслан Рәфыйков /Сөт-май комбинаты/, Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/, Дилүс Сабиров /Карадуган/, Айнур Ганиев /Норма/. Команда беренчелегенә килгәндә, күчмә Кубок Арборга китте. Икенче урында «Смәел», өченчедә Тимирязев исемендәге хуҗалык командалары булды.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B