Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бала хакын хаклап яшисе

Кызлары Зәмирә бик тиздән Болгариягә кул көрәше буенча Дөньякүләм чемпионатка барырга җыена

Фирүзә белән Ранил Мөхәммәтгалиевлар педагогик белемле әти-әниләр, гаиләдә ике кыз, бер ул үстерәләр. Балаларын иҗади яктан да, спорт ягыннан да үстерергә тырышалар. Кызлары Зәмирә бик тиздән Болгариягә кул көрәше буенча Дөньякүләм чемпионатка барырга җыена.

— Кызыбызга рухи яктан да, матди яктан да терәк булырга тырышабыз. Бүген кирәк икән, бүген үк тә Мәскәүгә чыгып чаба әтиләре. Балалар хакын хаклап яшибез. Менә бу чемпионатка бару өчен генә дә зур суммада акчалар кирәк, тырышасы булыр инде, җәй буе бөтен көчен куеп әзерләнгән, тырыш балабызны нәүмиз калдыра алмыйбыз бит.
Зәмирә бассейн ачылганнан бирле йөзүгә йөри. Бервакыт әтисе, кул көрәшенә дә языл-мыйсыңмы соң, дип сорап куя. Кыз риза була, һәм беренче ярышта ук матур нәтиҗәләр күрсәтә. Яңгулның көрәшчесе Нәкыйп абый нәселе шул, ихтыяр көче зур аларда. Зәмирәнең 6 август көнне туган көне дә иде әле, 14 яшь тулды. Туган көнендә дә тренировкаларын калдырмады Зәмирә. Ике кулы белән дә көрәшә ул, республика, Рәсәй ярышларында да уң кулы һәм сул кулы белән беренче урыннар алды. Чит илдә дә сынатма, Зәмирә! Мондый олы таянычларың булганда сынатып тору кая ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев