Зур бәйрәмгә әверелдерде быелгы марафон ярышларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов. Соңгы елларда чаңгы марафоны балалар тарафыннан көтеп алына торган ярышларга әйләнде.
Дәрәҗәле абыйлары кулыннан матур-матур бүләкләр алу - үзе нинди горурлык. Быелгы ярышларга башка еллардан аермалы буларак, Саба, Нократ Аланыннан да көчле чаңгычылар килгән иде.3-5-10-15 километрлы дистанцияләрне буйсындырдылар алар.
1998-1999 елгылар арасында җиңүчеләр: Карина Бедикян /Лызи/ һәм Рәсүл Мөхәммәтшин, Татьяна Андреева /Чепья/ һәм Наил Мөхәммәтҗанов /гимназия/, Зилә Каюмова /Балтач/ һәм Хәлил Бикбаев /Арча/.
2000-2001 елгылар арасында - Ульяна Кумаева /Чепья/ һәм Никита Уланов /Н.Аланы/, Марина Григорьева /гимназия/ һәм Расил Кәримуллин /Н.Аланы/, Инзилә Рәхимова /Сосна/ һәм Андрей Липатов /Н.Аланы/.
2002-2003 елгылар арасында Зәйнәб Нигьмәтҗанова һәм Рәйхан Газыймов /икесе дә гимназиядән/, Алия Ганиева /Сосна/ һәм Аяз Исрафилов /гимназия/, Инзилә Джураева /Саба/ һәм Илдар Галиев /гимназия/.
2004-2005 елгылар арасында Талия Галиева һәм Әмир Сөнгатуллин /икесе дә гимназиядән/, Лилия Габдрахманова һәм Салават Галиев /икесе дә Сабадан/, Гөлшан Сөләйманова һәм Кәрим Нуриев /икесе дә гимназиядән/.
2006 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында - Алия Исрафилова һәм Данияр Хафизов /икесе дә гимназиядән/,Эльза Кумаева /Чепья/ һәм Илназ Кәбиров /Балтач/, Әдилә Нуриева /Сосна/ һәм Руслан Андреев/гимназия/.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев