Зарядка мәйданыннан барысы да күтәренке кәеф белән эш урыннарына таралыштылар
Бүгенге көнне «Балтач газы» идарәсе хезмәткәрләре эш көнен иртәнге гимнастикадан башлады.
«Балтач газы» идарәсе хезмәткәрләрен "Хыял" үзәге методисты сәламләп: "Иртәнге зарядка организм өчен бик файдалы. Гәүдә языла, йокы ачыла, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия туплана. Сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир ясый", диде.
Зарядка ясау флеш-моб стилендә узды. Газчылар дәртле музыка астында инструктор күрсәткән күнегүләрне кабатладылар. Хәрәкәтләр гәүдәнең муен, куллар, бил һәм аяк өлешләрен колачлады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев