Балтач гимназиясе һәм Урта Көшкәт егетләре тэг-регби буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты
Ярышлар яшь спортчыларның физик формасын үстерү, командалы уеннарда катнашу тәҗрибәсен арттыру һәм патриотик рухны ныгыту максаты белән оештырылган иде
10 октябрь көнне Арча районы спорткомплексында 2015-2016 елгы егетләр һәм кызлар арасында тэг-регби буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышлар яшь спортчыларның физик формасын үстерү, командалы уеннарда катнашу тәҗрибәсен арттыру һәм патриотик рухны ныгыту максаты белән оештырылган иде.
Ярышларда Балтач гимназиясе һәм Урта Көшкәт мәктәбе егетләре актив катнашты. Балтач гимназиясе командасы киеренке көрәштә алтынчы урын яулады, бу аларның тырышлыгы һәм командалы эшчәнлеге нәтиҗәсе иде. Урта Көшкәт мәктәбе командасы исә тугызынчы урын белән канәгатьләнде, ләкин алар да ярышлардан зур тәҗрибә һәм мотивация алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев