Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач командасы көмеш медаль иясе

Ел дәвамында республика күләмендә узган муниципаль хезмәткәрләр арасындагы Спартакиада ярышлары 2-3 декабрь көннәрендә Казанда финал ярышлары белән тәмамланды.

Йөзү ярышында Айдар Хәйретдинов, Илназ Петров, Раушания Нәкыйпова, Халидә Фатыйховадан торган команда — беренче, җиңел атлетика ярышында Рөстәм Заһидуллин, Риназ Миңнемуллин, Зөһрә Яппарова, Регина Шәйхетдиновадан торган команда шулай ук беренче, шахмат ярышында Илнар Сафин, Рәзинә Сәләхетдинова — өченче, бадминтон ярышында Рамил Нургалиев, Гөлгенә Салихова, Рәмзия Хәкимова, Зөлфәт Нәбиев — беренче, өстәл теннисында Радик Шәрифҗанов, Алсу Мөхәммәтшина, Айрат Садыйков — өченче урынга, чаңгы ярышында Илһам Гайнетдинов, Ренат Мөхәрләмов, Энҗе Муллагалиева һәм Олеся Фролова өченче урынга лаек булдылар. 
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасы лаеклы икенче урынны яулады. Барлык муниципаль хезмәткәрләрне ихластан олуг җиңүләре белән котлыйбыз! Командага көч биреп, аларның көчләренә ышанган тренерларына зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Фото: район спорт бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада