Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач кызлары Болгариядә узачак Дөнья чемпионатына юллама алды

Мөхәммәтгалиева Зәмирә спорт мастеры кандидаты нормативын, ә Исмәгыйлева Тәнзилә Россия спорт мастеры нормативын үтәде

16-21 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды.

Балтач районыннан Татарстан данын Нурмөхәммәтова Азалия, Низамова Зәмирә, Мөхәммәтҗанова Милена, Мөхәммәтгалиева Зәмирә, Сәгыйтҗанова Дилбәр, Исмәгыйлева Тәнзилә, Шишкина Ксения яклады. Кызлар үз үлчәү авырлыкларында матур күрсәткечләргә ия булып барлыгы 17 медаль яуладылар.

Мөхәммәтгалиева Зәмирә спорт мастеры кандидаты нормативын, ә Исмәгыйлева Тәнзилә Россия спорт мастеры нормативын үтәде. 

Россия беренчелегендә 1-2нче урыннарны яулаган: Исмәгыйлева Тәнзилә, Мөхәммәтгалиева Зәмирә, Сәгыйтҗанова Дилбәр, Мөхәммәтҗанова Милена, Нурмөхәммәтова Азалия һәм Низамова Зәмирә быелның октябрендә Болгариядә узачак Дөнья чемпионатына юллама алдылар! Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев