Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач кызлары «ВОИНЫ КИОКУШИНА-2025» Россия җәйге мәктәбендә катнашты

«Балтач» спорт мәктәбеннән Камилова Зилә (Балтач гимназиясе), Федрова Милана (Салавыч күппрофильле лицее), Газизова Галия (Балтач урта мәктәбе) катнашып, кю-тест тапшырдылар

1-6  июль көннәрендә Яльчик күле янында ел саен үткәрелә торган «ВОИНЫ КИОКУШИНА-2025» Россия җәйге мәктәбе узды. Чараның баш тренеры IKO генераль сәркатибе IKO Шихан Ито Йошифуми (АКШ, Аригино штаты) иде.

«Балтач» спорт мәктәбеннән Камилова Зилә (Балтач гимназиясе), Федрова Милана (Салавыч күппрофильле лицее), Газизова Галия (Балтач урта мәктәбе) катнашып, кю-тест тапшырдылар. 

«Тренировкалар бик файдалы үтте: Шихан Ито Санбон-Кумите техникасы (ирекле спарринг), Ката башкару фәлсәфәсе (күләгә белән көрәш) буенча бик күп мәгълүмат бирде һәм Сосай Ояма (Кекусинкай каратэны булдыручы) турында сөйләде. Тренировкаларны инглиз телендә тәрҗемәче ярдәмендә алып барды. Төнге тренировка да булды. Шулай ук Шихан Ито белән дустанә очрашу узды. Аннары билбауга тапшыру аттестациясе булды! Барлык спортчылар да тренировка җыеннары лаеклы үтте!», дип хәбәр итә каратэчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев