Балтач шахматчылары Актаныштан җиңү белән кайтты
Спорт

Балтач шахматчылары Актаныштан җиңү белән кайтты

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

12-15 апрельдә Актаныш шәһәрендә авыл шахматчылары арасында Н. И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган ачык шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда Абдрахманов Әмир катнашты һәм 2007-2010 елгы егетләр арасында тиз шахмат буенча 2 урын яулады.

Безнең команда составында Камалов Сәйдәш, Абдрахманов Әмир, Шаһимарданова Алина, Шаһимарданов Айнур блиц буенча  бишенче урынга лаек булды. Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


шахмат

Нет комментариев