Балтач шахматчылары кабат җиңүләр яулый
Чемпионатның максаты — шахмат спортын үстерү, яшь буынны интеллектуаль уеннарга җәлеп итү һәм республиканың шахмат мәктәбен популярлаштыру
27-28 нче сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат буенча Татарстан Республикасынын чемпионаты узды. Бу зур бәйге республиканың иң көчле шахматчыларын җыйды.
Чемпионатның максаты — шахмат спортын үстерү, яшь буынны интеллектуаль уеннарга җәлеп итү һәм республиканың шахмат мәктәбен популярлаштыру.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч узды, катнашучылар үзләренең стратегик фикерләвен, тактик осталыкларын күрсәттеләр. Ярышта безнең районның хатын-кызлар командасы Корбанова Зифа (Бөрбаш мәктәбе), Шаһимарданова Ралина (Балтач урта мәктәбе) һәм Гарифуллина Ландыш катнашында 35000гә кадәр халык яши торган районнар арасында кыска вакытка уен төреннән өченче призлы урынны яуладылар. Шушы ук төрдә ир-егетләр командасы Салахов Ленар, Камалов Рөстәм, Камалов Сәйдәш (гимназия ), Абдрахманов Әмир (гимназия) катнашында өченче призлы урынга лаек булдылар.
28нче сентябрь көнне үткән тиз йөрешле уенда ир-егетләр командасы Абдрахманов Әмир, Камалов Сәйдәш, Камалов Рөстәм, Гарифуллина Ландыш катнашында шулай ук өченнче призлы урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелектә кыска вакытка уен төреннән Гарифуллина Ландыш хатын-кызлар арасында беренче урынны алды.Ярышларда барлыгы 51 ир-егетләр һәм 25 хатын кызлар командасы катнашты.
Ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең уңышыгыз районның шахмат традицияләрен ныгыта һәм яшьләрне бу спортка тарта.Киләчәктә дә мондый чемпионатларда катнашып, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүегезне теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев