Мондый проектлар – безнең балаларның физик һәм рухи үсешенә зур ярдәм
Россия футбол союзының төбәк методисты Закиров Ранис Рәис улы Балтач урта мәктәбендә һәм Салавыч күппрофильле лицеенда булды. «Мәктәптә футбол» проекты кысаларында ул балалар өчен футбол дәресе үткәрде.
Бу чара яшь буынны спортка җәлеп итү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауның матур бер мисалы!
Мондый проектлар – безнең балаларның физик һәм рухи үсешенә зур ярдәм. Россия футбол союзы командасына һәм мәктәп коллективларына зур рәхмәт.
Нет комментариев