Балтач хоккейчылары үз бозында Яшел Үзәнлеләр белән очрашачак
Спорт

Балтач хоккейчылары үз бозында Яшел Үзәнлеләр белән очрашачак

1 март көнне Балтачның 40+ ветераннарыннан торган «Северные медведи» командасы Яшел Үзәндә җирле «СТиК» командасы белән очрашты

Балтач хоккейчылары өчен төнге хоккей лигасының хәл иткеч уеннары башланып китте.

1 март көнне Балтачның 40+ ветераннарыннан торган «Северные медведи» командасы Яшел Үзәндә җирле «СТиК» командасы белән очрашты. Уен 4:4 исәбенә төгәлләнде.

Киләсе уен «Балтач Арена» боз сараенда 7 март, шимбә көнне сәгать 10.00да булачак. Барлык хоккей сөючеләрне көтеп калабыз.


Нет комментариев