Балтач өлкннәре республика спартакиадасының даими катнашучылары (+фоторепортаж)
Балтачлылар өлкәннәр арасында үткәрелгән спартакиадада актив катнашып кайттылар.
Әгәр эшеңне дөрес итеп планлаштырсаң, вакытыңны дөрес итеп бүлсәң, чын-чынлап куңел итсәң әле җыр-бию, спорт белән шөгылләнергә; сәяхәтләргә йөрергә дә мөмкинлек кала.
Без, Балтач җирлеге ветераннары, район күләмендә уздырылучы спорт ярышларында ике ел рәттән беренче урын алган идек. Май ае ахырында Татарстанның барлык шәһәрләренең, районнарының ветераннар командалары Казанга финал ярышларына җыйналдык. Ярышларны ачканда оештыручылар «Өзлекмәгез - иң мөһиме катнашу» диделәр. Шуңадырмы без призлар артыннан кумадык. Шулай да 400 метрга йөгерүдә Гондыр авылыннан Алексеев Владимир бронза медаль алып кайтты.
Без анда төрле районнардан бик күп танышларыбызны очраттык, бер-беребезгә яхшы теләкләребезне җиткердек; ял итеп, куңел күтәренкелеге алып кайттык.
Бу чарага барып кайтуны безгә район спорт комитеты оештырды, ә анда эшләүче белгеч Айрат Хәйруллин ярыш вакытында һәрвакыт яныбызда терәк булып торды.
Вагиз Таҗиев,
Балтач бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев