Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар чаңгы спортында гел беренче

Арчада заманында "Металл" җәмгыятен җитәкләгән Ф.Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Быел Рәлиф Әскәров чаңгычылары Түбән Камада ярышларда булу сәбәпле, Арчадагысына Балтач һәм Чепья мәктәпләрендә эшләүче тренерларыбыз Ленур Галимҗанов һәм Роман Никитин балалары һәм бер төркем өлкәннәребез киткән иде. Киттеләр дә, җиңеп тә кайттылар. Төрле яшьтәгеләр арасында узган бу ярышларда Чепья мәктәбеннән Ульяна Кумаева һәм Никитин Александр - чемпион, шушы ук мәктәптән Никита Борисов өченче призлы урыннарны яуладылар. Остазлары Роман Никитин исә өченче булды. Өлкәннәр арасында гимназиядән Фәридә Нәкыйпова һәм Ушмадан Михаил Павлов та чемпион булып танылды, Владимир Алексеев финишка икенче булып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250