Хезмәт

Балтач районы

18+
Спорт

Балтачлылар шахмат-шашка ярышларында сер бирми

Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен республика күләмендә шашка-шахмат ярышлары булып узды.

Бирегә 15 команда җыелган иде. Бу ярышка Балтач районыннан Чулпан Габделганиева (Кариле), Айгөл Газизуллина (Балтач), Рафис Исмәгыйлев (Яңгул) барды. Район һәм шәһәрләр арасында узган рус шашкасы (64) тактасында уйнап, Чулпан Габделганиева 1 урын яулады һәм Халыкара шашка- 100 тактасында уйнап, икенче урынга ия булды. Рафис Исмәгыйлев шахматта һәм Айгөл Газизуллина шашкаларда уйнап, Лауреат булдылар.
- Ярышка барырга ярдәм иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга һәм аның хезмәткәрләренә, тренерыбыз Фагыйль Гайнетдиновка олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә зур уңышлар телибез, - дип шатлыклары белән уртаклашты Чулпан Габделганиева.
Без исә райондашларыбызны олы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250