БАЛТАЧНЫ ТАНЫТКАН БАТЫРЛАР -2
Газета укучыларыбыз хәтерлидер: үткән ел шушы вакытта, район, авылларда Сабантуйлары гөрләгән чакта “Хезмәт”ебездә “Балтачны таныткан батырлар” исемле язмада Сабантуйларда батыр калган, зур уңышларга ирешкән көрәшчеләребез турында истәлекләр биргән идек.
Әлеге традицияне дәвам итәргә, быел да сезне Сабантуй батырларының яңалары белән таныштырырга булдык. Рафис НАСЫЙБУЛЛИН:
“РАЙОН САБАНТУЕНДА 12 ТАПКЫР БАШ БАТЫР КАЛДЫМ”
– Нәселебездә көрәшчеләр юк иде. Көрәшкә дә бит мин шактый соңлап, армиядән кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда гына килдем. Данлыклы тренер Әсхәт Шәйхетдинов кул астында шөгыльләнә башлагач, ничектер кызыксынып киттем. Иң беренче 1977 елларда үзебезнең авыл Сабантуенда батыр калдым. Баш батырга көрәшү өчен дүрт егет – берсеннән-берсе көчле көрәшчеләр Камил Идрисов, Равил Хәкимов, Вәис Фазылҗанов һәм мин калдык. Аларны җиңә алуым да ышанычны арттыргандыр. Шуннан китте инде. Казанда Совет районы Сабантуенда биш тапкыр, Идел буе районында – бер, Малмыжда биш тапкыр, Лаешта бер тапкыр, Балтач район Сабантуенда 12 тапкыр баш батыр калдым. Әле институтта бергә укыган Шәйхулла Куликов исемле шулай ук көрәшә торган егет үзенең туган ягына Чувашиянең Батыр районына кунакка алып кайтты һәм әлеге район Сабантуенда да баш батыр калдым. Хәзер “Ватаным Татарстан” газетасы призына үткәрелүче ярышлар башта әле “Урожай” спорт җәмгыяте призына оештырыла иде, аны өч тапкыр оттым, Татарстан, Рәсәй беренчелекләрендә җиңүләрем дә шактый. Институтта укыганда ирекле көрәш белән дә мавыгып алдым. 1980 елда Мәскәүгә ярышка баргач, РСФСРның спорт мастеры дигән исемне дә Мәскәүдә алып кайттым. Бөтенесе унбиш еллап көрәштем. Утыз яшем тулгач туктаган да идем инде, ул чакта район командасының республикада бик тә танылган, бөтен ярышларны диярлек җиңеп барган еллары. Район җитәкчеләре синең авырлыкта көрәшүче юк, көрәш инде дигәч, ярышка бардым һәм шунда җитди имгәндем. Вакытында туктыйсы булган дип үкенәм дә... Нәрсә дисәң дә, син көрәшкәндә, җиңгәндә генә кирәк. Көрәшәсең-көрәшәсең, кеше кул чаба-чаба карый, җан ата – аннан оныта... Бүген көрәш гаделсез, андый-мондый дигән сүзләр күп ишетелә. Без көрәшкән елларда да шактый булды андый очраклар. Бөтенесен алдан “көйләп, чарасын күреп” килүчеләр була иде. Идел буе районындагы Сабантуйда, исемен әйтмим инде, танылган бер көрәшче белән баш батырга бил алышабыз. Мин алып ыргытам, аңа очко бирәләр, мин алып ыргытам, аңа очко бирәләр. Азакка кадәр түздем, тәки чистага салып, баш батыр калдым... Күрәсең көрәш нормамны арттырып үтәп киткәнмендер, мин хәзер көрәшне бөтенләй ташладым, карамыйм да, хоккейга күчтем... Ә улларыма килгәндә, мин аларга көрәшегез димәдем дә. Башта үзләре кызыксынып, шөгыльләнә башлаганнар иде, яшүсмерләр арасында республикада Рәмзил – беренче, Рәмзис икенче урын алганнар, инде җиңүләре дә була башлаган иде. Әмма үзләре үк ташладылар да. Мин каршы килмәдем, ни дисәң дә, безнең көрәш спортчының бөтен сәламәтлеген “урлый” торган спорт төре. Күрегез, күпме данлыклы көрәшчеләребез бик иртә арабыздан китте, күпмебез имгәнеп калды... Тик шунысы да бар: бер көрәшә башлагач инде бик-бик сирәк кеше генә туктый ала, бу мавыгу үзеннән-үзе азартка әйләнә.
Фаил ӘХМӘДИЕВ:
“ӘЛЕ ДӘ КӨРӘШ БЕЛӘН ЯШИМ”
–Унынчыны тәмамлаган елны үзебезнең Яңгул авыл Сабантуенда баш батыр калдым инде мин. Шул ук елны Малмыжда да беренче булдым. Ор, Шеңшеңәр Сабантуйларында да баш батыр калгаладым. Студент вакытта классик көрәш белән дә шөгыльләндем, аның буенча да җиңүләрем, күрсәткечләрем булды. Казанда Идел буе районы, үзебезнең Балтач Сабантуенда баш батырлар калдым, Рәсәй чемпионатында җиңдем, Муса Җәлил призын оттым. 1973 елда РСФСРның спорт остасы нормативын үтәдем. 30 яшькә кадәр көрәштем. Көрәштән әле дә киттем дип әйтә алмыйм, утыз ел буе Казанның көрәш федерациясе рәисе. Республика күләмендәге ярышларда да катнашырга тырышам, Балтачта үткән район башлыгы призына ярышларга теләп кайтам, Сабантуйлар турында сүз дә була алмый, бер елны да калдырганым юк. Улым Фәрит тә татарча көрәш буенча республикада җиңүче булып, Рәсәйдә дә чемпион калган иде, имгәнде дә, кабат көрәшкә кайтмады.
Сәлим ӘХМӘТҖАНОВ:
“ӘЛЕ ДӘ ЕГЫЛЫП БУЛСА ДА ЧЫГАМ”
–Авыл Сабантуенда малайлар көрәшенә алдарак та керә, җиңә идем, көрәш белән чын-чыннан җиденчедә укыганда, секциягә йөреп шөгыльләнә башладым. 1981-1982 елларда яшьләр арасында көрәштем, ике тапкыр Рәсәй беренчелеген, бер тапкыр Татарстан чемпионатын, ике тапкыр “Татарстан яшьләре” газетасы призын оттым. 1983 елдан зурлар арасында көрәшә башладым. 70 килограммда унбиш ел буе беренчелекне бирмәдем, Татарстан беренчелегендә өч тапкыр чемпион калдым, Муса Җәлил призында өченче урын алдым. Сабантуйларда үзебезнең авылда 4-5 тапкыр батыр калдым, Чепья, Малмыж, Вахит, Йөрек Сабантуйларында, үзебезнең район Сабантуенда үз авырлыгымда 7-8 тапкыр батыр калдым. 20 ел көрәшеп, призлы урыннардан төшмәдем. 2000 елда Муса Җәлил призына ярышлар Балтачта үтәсе иде. Шуңа хәзерлек вакытында билсез калдым, шөгыльләнә, катнаша алмадым. Умырткалыкта бүсер таптылар да, зур көрәштән киттем. Әмма 2007 елга кадәр Сабантуйларда көрәштем әле. Күп еллар авыл Сабантуенда хөкемдар булып катнашсам да, йөрәк түзми, әле дә кереп, егылып булса да чыгам. Иң истә калган Сабантуе дигәндә, үзебезнең авылда армиягә киткәнче унынчыны тәмамлаган елны соңгы өчлеккә кадәр барып җитүемне, Фидаил абый Шакиров, Миңнегали абый Шакировлар белән көрәшеп, өченче урынга калуымны әйтер идем. Бик тә сөенгән идем. Балаларга килгәндә, олы улымның көрәшкә исе китмәде, Хәниф исә районда урыннар алгалады. Казанга укырга киткәч, тренировкаларын ташлады да, ярышка баргач, имгәнүләр ала башлады. Көрәш бит ул шундый әйбер, анда ныклы хәзерлексез генә, көрәшим әле дип кенә уңышка ирешеп тә, гомумән, көрәшеп тә булмый. Шуңа күрә үзем туктаттым дисәм дә була. Әле алай да түзмәде, үткән ел авыл Сабантуенда көрәшеп, икенче урынны алды. Көрәшүемнең уңай якларын бик күп күрдем, көрәштә гел җиңгәч, башка эштә дә, комбайнда да, тракторда да гел беренче буласы килә. Ниндидер шундый мавыгу барлыкка килә.
Балтачны таныткан башка батырлар хакында "Хезмәт" газетасының 13 июнь санында укый алачыксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев