Балтачта көрәш татар моңы белән башлана... (фото)
Татар моңы белән башланып киткән ярыш, татар моңы белән тәмамланды да. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде.
Быелгы ярышларыбыз бик зур оешканлык белән башланды Без бит инде һәр ярышны үз югарылыгында уздырырга ияләнеп беттек. Ә инде читтән килгән дусларның фикерен дә ишеткәч, аеруча да күңелле булып китә ... Үзләре дә 1980-90нчы елларда бил алышып, бөтен республиканы шаулаткан кукмаралы Фәһим Кадыйровның, мамадышлы Әлфәт Шәйдуллиннарның икесе дә соклануларын яшерә алмадылар."Менә бу ярыш ,ичмасам. Мондый хәл бары тик сездә генә була ала." Ярышларның оешканлыгына, көрәшчеләрне тукландыруга, хөкемдарларның гаделлегенә, район башлыгының килеп балалар ярышын тамаша кылуына, аларга бүләкләр тапшыруына аларның аеруча да исләре-акыллары китте. Гомумән, ел буена җитәрлек тәэсирләр белән кайтып китте дусларыбыз.
Республика күләмендәге ярышларга тиң булып узды быелгы ярыш.11 үлчәү авырлыгында 17 төбәктән җыйналган 124 яшь көрәшче ике җиңелүгә кадәр бил алышып, үз араларында иң көчлеләрне караңгы төшкәч кенә ачыкладылар. Иң зур куанычыбыз шул булды, ярышлар бернинди травмасыз узып китте. Призлар фондының башка ярышларга караганда зуррак булуы, спорт остасы сүрәте төшкән дәрәҗәле медальләр балаларны бермә-бер рухландырып җибәрде, ахырысы. Келәмнәрдә "утлар уйнап" торды. Безнең малайлар да , күршеләр дәсер бирмәде.
33 бүләкнең 5 се Мамадышка , 4 се Кукмарага китте. Команда беренчелеге өчен көрәш безнекеләр арасында Смәел, Яңгул, Чепья малайлары арасында барды. Бәхет бу юлы Смәел малайларына елмайды. Икенче урынга Яңгул, өченче урынга Чепья көрәшчеләре лаек булды. Келәм хуҗалары исә дүртенче булдылар.
Келәм хуҗаларының күрсәткечләре яхшыра бара. Менә бу ярышта да тренерлары Алмаз Галиев призга керә алмаган малайларга үзенең акчалата бүләкләрен тапшырып, аларны тагын да рухландырып җибәрде. Инде бүләкләргә килсәк, шушы форсаттан файдаланып, әтиләренең призын уздыруга зур өлеш керткән уллары Раушан белән Рәмзилгә, "Татарстан" җәмгыяте җтитәкчесе Айнур Нотфуллинга, Ф. Шәриповка, С.Вәлиевка, Рафис Ибраһим улының үзенә, район башлыгы Рамил Нотфуллинга олы рәхмәт хисләребезне юллап калабыз. Шушы изге затлар аркасында көрәшеп тә призлы урынга эләгә алмаган бертөркем малайларга да акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу минутларда Чепьядан Артур Григорьев, Смәелдән Раил Тәлгатов, Бөрбаштан Ранил Әүхәдиев, Салавычтан Айназ Низаметдинов, Мамадыштан Никита Шалимовларның шатлыклары эчләренә сыймады.
Шәхси беренчелектә:
Бу елны балалар арасында ярышларны тәмамладык. Киләсе ярышларыбыз зурлар арасында 24-25 декабрь көннәрендә Балтач муниципаль район башлыгы призына ярышлар "Балтач" универсаль спорт залында узачак. Ярышларга көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев