Үткән шимбәдә "Балтач" универсаль спорт залы балаларның шат авазыннан караңгы кичкә хәтле тынып тормады.
Җәйге яллардан соң спортзалның мондый халәтне күргәне юк иде әле. 1999-2000 елларда туган балалар район беренчелегенә узган волейбол ярышларында көне буе туп суктылар.
Районыбызның 12 мәктәбеннән 170 спортчы килгән иде. Ярышлар тантаналы ачылганнан соң, ике мәйдан уеннар башланып китте.
Шунысы куанычлы, елдан-ел районыбызда спортның бу төрен үз итүче балалар саны артып тора. Куныр урта мәктәбеннән ярышларга хәтта 3 команда катнашты. Уйнап та карадылар ичмасам балалар.
Ярышларның җиңүчесе булып та кызлар арасында да, егетләр арасында да Куныр мәктәбе /тренерлары Рәдиф Сөләйманов/ укучылары танылды.
Кызлар арасында икенче урынга Арбор /Илдар Галимов/, өченче урынга Бөрбаш /Рөстәм Вәлиев/ мәктәбе уенчылары лаек булса, егетләр арасында Кенә /Фәнил Ибраһимов/, Яңгул /Ринат Гарипов/ уенчылары танылды.
Елдагы традициягә тугры калып , бу уеннарның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Алар Куныр мәктәбеннән Илнара Габбасова һәм Илназ Нәҗипов. Илназ узган ел да шушы яшьтәгеләрнең уеннарында иң яхшы уенчы булып танылган иде.
Осталыгы елдан-ел арта гына бара егетебезнең. Уенчыларыбыз арасында алда республика ярышлары. Алар Минзәләдә узачак Татарстан беренчелегендә район данын яклаячаклар. Уңышлар, Сезгә!
Фото: http://lotsman-pro.ru/news/599.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев