Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта – яшь батырлар

Балтачны күпләр көрәшчеләр районы буларак белә иде. "Ватаным Татарстан" газетасы уздыра торган Муса Җәлил исемендәге бәйгедә дә алар кебек озак еллар беренчелекне үз кулларында тоткан район булмады. Тик соңгы елларда милли спорт төре аксый төште. Һәм менә кабат күтәрелеш. Берникадәр тынып торганнан соң, өлкәннәргә алмашка яшьләр килә башлады.

- Сүз дә юк, соңгы елларда Балтачта көрәшкә игътибар тагын да артты, - ди Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. - Урта буын көрәшчеләр үзләренә алмашка яшь буын спортчыларны тәрбияләүдә колачлы эш алып баралар. Моннан тыш районыбызда туып үскән, инде бакыйлыкка күч¬кән көрәшчеләр истә¬ле-генә төрле бәйгеләр уздыру матур бер гадәткә керде. Рафил Галимуллин истә¬ле¬генә багышланган бу бәйге дә - шуның бер чагылышы. Чакыруларны искә алып, ызандаш районнарның килүе дә кү¬ңел¬не сөендерә. Кат¬нашу¬чы¬ларның елдан-ел арта баруы көрәшнең киләчәктә үсеше турында сөйли.
Рамил Шакиров сүзлә¬реннән аңлашылганча, районда көрәшне үстерү өчен нинди мөмкинлек бар, барысын да файдаланырга тырышалар. "Бюджет акчасына даими ярышлар оештырып булмый, уздырган очракта да ул бертөрлегә әйләнә. Шәхси эшмә¬кәрлә¬ребез якыннары истәлегенә үзләре шушындый ярышлар оештыру тәкъ-диме белән чыккач, җанлы¬лык тагын да сизелә башлады. Мондый чараларга балалар тагын да кызыксынып килә. Бәйгене оештырган егет¬ләргә рәхмәт әй¬тәсем килә. Яшь буын вәкил¬лә¬ренең, Казанда саллы бизнес алып барган як¬таш¬лары¬быз-ның, туган якларына кайтып, ярдәм кулы сузып, спорт¬ка, сәламәт яшәү рәве¬шенә зур өлеш кертү¬ләре - үзе горурлык", - диде ул.
Җитәкченең горурланып сөйләве юкка түгел. Мәрхүм көрәшчеләр истә¬легенә районда балалар арасында ел саен - ун, өлкәннәр арасында дүрт ярыш оештырыла икән. Моның кадәр бәйге бүтән бер районда да уздырылмый, ди алар.
- Районда балалар көрәше сезонын Арбор авылында 17 сен¬тя¬брьдә ачып җибәргән идек. Монысы - икенчесе. Шушы көн¬¬нәрдә генә Арчада узган республика күләмендәге ярышта безнең команда беренчелекне алып кайтты. Мин яшь көрәшчеләр белән очрашкан саен әйтәм, тырышыгыз, үзегезне күрсә¬тегез, ярышларга, күнек¬мә¬ләргә теләп йөрегез, дим. Районы¬быз¬ның спортта зур уңыш-ларга ирешкән дүрт көрәш¬чесенә Олимпиада медале тапшырылды. Ветераннар да онытылмый, диясем килә. Бу үзе үк яшь буында зур кызыксыну уята. Ил Президенты имзасы белән бүләк алу - үзе зур дәрәҗә бит. Моны күр¬гән балалар көрәш алымнарын тагын да үҗәтлек белән үз¬ләштерәчәк. Алар яңа җиңү¬ләргә омтылачак, - ди олпат көрәшче, исеме Россия киңлекләренә билгеле Фәрит Әхмәдиев.
Чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2231

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250