Балтачның ветеран хоккейчылары кабат җиңү яулады
Ветеран хоккейчыларыбызны җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Апас районында 50 яшьтән олырак хоккейчы ветераннар арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган алкалы хоккей турниры узды. Бу чара районда спортны популярлаштыру, ветераннар арасында дуслык һәм бердәмлекне ныгыту максатыннан оештырылды.
Турнирда катнашкан командалар арасында кызу һәм мавыктыргыч матчлар узды. Спортчылар үз осталыкларын һәм командалык рухын күрсәтте.
1нче урын — Апас районы
2нче урын — Балтач районы
3нче урын — Кама Аланы районы
Ветеран хоккейчыларыбызны җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең тырышлыгыгыз һәм осталыгыгыз һәрвакыт югары бәяләнә! Спорт дөньясындагы уңышларыгыз киләчәктә дә дәвам итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев