Ярышларда 4 команда катнашты: Норма, Смәел-Шеңшеңәр мәктәпләре, Балтач һәм Карадуган гимназиясе
Балтачның үзәк шугалагында 2011-2012 елда туган егетләр арасында хоккей буенча «Алтын алка» клубының Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы узды.
Ярышларда 4 команда катнашты: Норма, Смәел-Шеңшеңәр мәктәпләре, Балтач һәм Карадуган гимназиясе.
1. Смәел- Шеңшеңәр мәктәпләре
2. Балтач гимназиясе
3. Карадуган гимназиясе
Иң яхшы яклаучы - Шәрипов Раил (Карадуган гимназиясе)
Иң яхшы капкачы - Гарипов Илназ (Балтач гимназиясе)
Иң яхшы һөҗүмче- Гыйзәтуллин Наил (Смәел-Шеңшеңәр мәктәпләре)
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев