Балтачта бәйрәм уңаеннан футбол турниры узачак
Спорт

Балтачта бәйрәм уңаеннан футбол турниры узачак

Турнирда 6 команда көч сынашачак

Быел Балтачта ВМФ көненә багышланган футбол турниры тугызынчы тапкыр үтәчәк.

Яңалык буларак быел теләге булганнар үзләрен фиджитал кибер футболда да(өстәл артында экранга каршы футбол) көч сыный алачаклар.

Турнирда 6 команда көч сынашачак. Уеннарга старт  9 сәгатьтә бирелә. Ачылышы 10:30 да була.

Балтачның бассейн артындагы зур футбол стадионына җанатарларны hәм төрле хәрби хезмәт ветераннарын 27 июльдә көтеп калабыз, дип хәбәр итә ярышны оештыручы хәрби диңгез флоты гвардиясе старшинасы Данияр Кәримов 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев