Балтачта  «Экстремизмга-ЮК!» айлык кысаларында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды
Спорт

Балтачта «Экстремизмга-ЮК!» айлык кысаларында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды

Ярышта Балтач гимназиясе, Норма, Балтач, Чепья, Бөрбаш, Карадуган, Сосна мәктәпләреннән барлыгы 72 спортчы катнашты

«Балтач» спорткомплексында 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр-кызлар арасында «Экстремизмга-ЮК!» айлык кысаларында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.

Ярышта Балтач гимназиясе, Норма, Балтач, Чепья, Бөрбаш, Карадуган, Сосна мәктәпләреннән барлыгы 72 спортчы катнашты.

Кызлар арасында призлы урыннар:

  • 1 нче урын — Норма мәктәбе.
  • 2 нче урын — Балтач мәктәбенең 1 нче командасы.
  • 3 нче урын — Балтач мәктәбенең 2 нче командасы.

Егетләр арасында:

  • 1 нче урын — Чепья мәктәбе.
  • 2 нче урын — Балтач гимназиясе.
  • 3 нче урын — Бөрбаш мәктәбе.

Җиңүчелерне котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев