Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтачта ел саен «Ел спортчысы» дигән гаять тә күркәм чара уза

Батыр уллар, батыр кызлар – Ил тарихын алар хәл итә

Ел азагында районыбызда «Ел спортчысы» дигән гаять тә күркәм чара уза.

Узган елның декабрендә остазлар, спортчылар, иганәчеләр район мәдәният үзәгенә җыелып, янәдән әлеге бәйрәмне зурлап үткәрделәр. Тантананы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде, залда утыручы район, республика, хәтта дөньякүләм спорт өлкәсендә тарихны хәл итүчеләргә изге теләкләрен, якты уй-фикерләрен җиткерде.

Балтач районы спорт өлкәсендә һәрчак алдынгылар рәтендә. Илебезне таныткан чаңгычы, Олимпия уеннарында катнашкан Фоадия Фәйзрахманова-Сәлимҗанова, СССРның чаңгы буенча спорт осталары – Рәлиф Әскаров, Гөлфәния Хәйруллина, Халыкара класслы спорт остасы Әлфия Зыятдинова, Айдар Хәйретдинов безнең горурлыгыбыз. Балтач районы соңгы егерме ел эчендә генә дә 30дан артык төрле дәрәҗәдәге спорт осталары үстерде.

Бай тарихыбызда 13 тапкыр республикакүләм ярышларны откан көрәш, 14 тапкыр чемпион калган авыл районнары арасында волейбол, төнге хоккей лигасында уңышлы чыгыш ясап, Сочи шәһәрендә ил башлыгы белән бергә хоккей уйнап кайткан ветераннар командалары бар. Әлеге спортчыларыбызның уңышларын, җиңүләрен дәвам итеп, Балтач районы спортчыларының Россия, Европа һәм Дөнья ярышларында җиңүләре белән чын күңелдән горурлана алабыз һәм шушындый бәйрәмнәрдә хөрмәтләнергә лаек алар.

Иң беренче сәхнәгә ел дәвамында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спорт төрләрен җитәкләгән алдынгы Федерация җитәкчеләре чакырылды. «Спорт үсешенә зур өлеш керткән иганәчеләр» номинациясендә районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре дә бүләкләнде, сәхнәгә чакырылган хуҗалык җитәкчеләре янына «Районара юл-төзелеш идарәсе» җитәкчесе Марат Каюмов, «Балтач сөт-май комбинаты» җитәкчесе Рәмзил Насыйбуллин, «Зәкиев» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәкиев, «Чепья күптармаклы коммуналь хуҗалыгы» җәмгыяте җитәкчесе Марат Кадыймов, шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов, «Гранит» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гафиуллин, «ПСК АРТстрой» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гарипов чакырылды. Төнге хоккей лигасын оештыручы Ильяс Галимуллин дистә елдан артык әлеге ярышларны матур гына итеп уздыра килә, Фәнис Әхмәдиев башлап җибәргән ярышларның дәвамчысы. Кече-футбол чемпионатын оештыручы Айнур Закиров, заманында Ришат Шакиров инициативасы белән башланып киткән чемпионат шулай ук дистә елдан артык меңәрләгән егетне берләштерә, әлеге ярышлар оешкан төстә елның тугыз ае дәвамында уза.

2025 елда иң нәтиҗәле хезмәт куйган остазлар – «Иң яхшы тренер» номинациясендә җиңү яулаган Олимпия спорт төреннән – спорт мәктәбенең чаңгы тренеры Рәлиф Әскаров. Рәлиф Әскаров җитәкләгән чаңгычылар командасы өченче ел рәттән республика рейтингында беренче урында. Иң нәтижәле спорт төре остазы, шулай ук спорт мәктәбенең көрәш тренеры – Ренат Хәйретдинов. Ренат Хәйретдинов ел дәвамында республика рейтингына кергән 8 ярышка район балалар һәм ир-егетләр командаларын туплап, нәтиҗәле эшлиләр, быел аның шәкерте Аяз Хәйретдинов Дөнья чемпионы булып танылды.

Спорт мәктәбенең кул көрәше тренеры Ранил Сафиуллин җитәкләгән район кул көрәше җыелма командасы соңгы өч елда республика рейтингында 1нче урында. Спорт мәктәбенең хоккей тренерлары – Рамил Садыйков, Фидәил Нурсәетов хоккейчы егетләребезне Рәсәйкүләмендә чемпион булырлык итеп тәрбияли алдылар. «Сезнең ярдәм белән» номинациясендә сәхнәгә район үзәк хастаханәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров чакырылды.

Дөнья, Рәсәй, республикакүләм спорт ярышларында матур чыгыш ясап, җиңүләр яулаган егет-кызларыбызны котларга Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов күтәрелде, иң беренчеләрдән булып ул «Спорт остасы» номинациясендә авыр атлетика буенча Россия спорт остасы Ульяна Кумаеваны бүләкләде. Ульяна Олимпия спорт мәктәбендә шөгыльләнә, чаңгычы булып башлаган карьерасын авыр атлетикада дәвам итә.

«Республикакүләм ярышлар чемпионнары» номинациясендә, ачык шугалаклар арасында узучы республикакүләм хоккей чемпионатында 1 урын яулаган команда составында уйнаучы спортчы егетләребез аталды. Рәсәйкүләм ат чабышы ярышларында күптапкырлар  призер булган Рәнис Таҗетдинов, Татарстан Республикасының шахмат спорты төреннән узган Чемпионатның чемпионы Ландыш Гарифуллина, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узучы шашка спорт төреннән Татарстан Республикасы чемпионатында 1 урын яулаучы спортчылар Чулпан Габделганиева, Рифкать Нәбиев, кул көрәше буенча чемпион Рузия Галиева, кул көрәше спорты буенча Татарстан Чемпионатында беренче урын яулаган Ранил Гыйззәтуллин, «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә зур теннис буенча Татарстан чемпионатында призлы урыннар яулаган егетләр: Илһам Шакиров, Расил Мөхәммәтгалиев, «Кабынып килүче йолдыз» номинациясендә җиңүче, ел дәвамында кул көрәше буенча ярышларда 1 нче урын яулаган Рияз Гыйльмуллин бәйрәмгә үзгә бер ямь бирделәр. Физик тәрбия өлкәсендә «Иң яхшы укытучы» дигән исемгә Рамил Әминов лаек булды.

Республикакүләм муниципаль хезмәткәрләр арасында узган Спартакиадада Чемпионнар булган егет-кызларыбыз спорт өлкәсендә үзләрен һәрчак алдынгы итеп таныттылар.

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы иде, безнең районда да спортны үз итүче батыр, ватанпәрвәр егетләребез бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы ветераннар арасында «Рәис Кубогына» узучы республика чемпионатында чемпион булып танылган, махсус хәрби операциядә катнашып кайткан ветеран - спортчылар Фидәил Хәсәнов, Тәлгать Галиев та ул көнне сәхнә түрендә иделәр. «Гаилә» номинациясендә Исрафиловлар гаиләсе бүләкләнде. Әлеге гаилә вәкилләре, чыннан да, ярышларда күмәк катнаша, уңышлары да югары.

Фанфаралар астында «Ел спортчысы»н игълан итәр вакыт җитте. Әлбәттә, 2026 елның ел спортчысы номинациясендә җиңүче булып Олимпия спорт төре, чаңгычы Алия Исрафилова танылды. Алиянең яшүсмерләр арасында яулаган җиңүләре белән гел горурлана килдек. Быел Алия зурлар категориясендә чыгыш ясап, яңадан-яңа зур җиңүләре белән сокландырды. Афәрин, Алия! Һәм мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында шашка ярышы буенча дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева макталды, көчле рухлы райондашыбыз янәшәсенә дусты, туганы, апасы, остазы Гөлшат Гыйззәтуллина да чакырылды.

Югары дәрәҗәдә оештырылган тантана азагына якынлашты. Спорт ул адәм баласыннан бик күп ихтыяр сорый, көч-куәт, тиешле таләпләр спортчының яшәү рәвешен тотрыклы итә, үз-үзенә ышаныч тудыра. Нәкъ тә менә шундыйлар районыбыз күгендә спорт йолдызлары булып балкый да инде. 2026 елда да һәр спортчыга йолдыз булып калырга язсын, алар янәшәсендә яңа йолдызларны да күрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев