Ярышларда 2009 елгы һәм аннан яшьрәк булган кызлар һәм егетләр катнашты
Балтачта чаңгычылар арасынды гомумфизик әзерлек буенча беренчелек узды.
“20 август көнне чаңгычылар арасында гомумфизик әзерлек буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 2009 елгы һәм аннан яшьрәк булган кызлар һәм егетләр катнашты.
Бу көнне Балтач районының (Балтач, Сосна, Норма, Чепья, Борбаш, Кече Лызи гимназиясе), шулай ук күрше Саба районы һәм Арча шәһәренең иң җитез спортчылары — барлыгы 54 кеше көч сынашты. Программа йөгерү һәм чаңгы роллерларында узышуны үз эченә алды.
Йөгерү ярышы нәтиҗәләре:
2009–2010 елгылар:
Кызлар: Айсылу Әнвәрова (Балтач гимназиясе) — I, Росина Васинкина (Чепья) — II, Камилә Нигъмәтҗанова (Арча) — III.
Егетләр: Данил Гыйззәтуллин (Балтач гимназиясе) — I, Рияз Дәүләтбаев (Балтач гимназиясе) — II, Данис Галимов (Балтач мәктәбе) — III.
2011–2012 елгылар:
Кызлар: Дәлия Йосыпова (Балтач гимназиясы) — I, Регина Шәрифуллина (К. Лызи) — II, Зәринә Кәбирова (Балтач мәктәбе) — III.
Егетләр: Алексей Ефремов (Балтач гимназиясы) — I, Марк Иванов (Балтач мәктәбе) — II, Аяз Кашапов (Арча) — III.
2013–2014 елгылар:
Кызлар: Әдилә Әхәтова (Балтач гимназиясы) — I, Әминә Газыймова (Балтач гимназиясы) — II, Сафия Бәйрамова (Саба) — III.
Егетләр: Ростислав Васинкин (Чепья) — I, Самат Әһлиуллин (Балтач мәктәбе) — II, Кәрим Гыйләҗев (Балтач гимназиясы) — III.
2015 елгы һәм яшьрәкләр:
Кызлар: Лиана Бәйрамова (Саба) — I, Камилә Таҗетдинова (Сосна) — II, Мәликә Шамилова (Сосна) — III.
Егетләр: Гаяз Исрафилов (Балтач гимназиясы) — I, Айзат Җәләлиев (Арча) — II, Рамазан Нигъмәтуллин (Сосна) — III.
Чаңгы роллеры ярышы:
2009–2010 елгылар: Айсылу Әнвәрова (Балтач гимназиясы) һәм Данил Гыйззәтуллин (Балтач гимназиясы) лидерлыкны бирмәде.
2011–2012 елгылар: Дәлия Йосыпова (Балтач гимназиясы) һәм Алексей Ефремов (Балтач гимназиясы) финишка беренче килделәр.
2013–2014 елгылар: Бу төркемдә дә Балтач гимназиясе укучылары өстенлек итте: Әминә Гыйләҗева һәм Кәрим Гыйләҗев җиңү яулады.
2015 елгы һәм яшьрәкләр: Лиана Бәйрамова (Саба) һәм Гаяз Исрафилов (Балтач гимназиясы) иң яхшылар булдылар.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас күңелдән котлыйбыз!
Спорттагы уңышларыгыз алда тагын да зуррак үрләр яуларга этәрсен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев