Катнашучыларга көч бирү өчен 22 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, «Кызыл юл» авыл хужалыгы кооперативы һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 22 февраль көнне сәгать 10да сөт-май комбинаты янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар hәм 8 март халыкара хатын кызлар бәйрәменә багышлынган картинг ярышлары уздырыла.
Ярышлар дүрт төрле машиналарда җиде катериядә үткәреләчәк: «Стриж», «Хонда-200» — 9-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар, «Хонда-270»- 14-17 яшьлекләр, «125»- 14-18 яшьлекләр. Ярышыбызга ямь өстәп әниләрнен дә катнашуы көтелә. Ярышларда күрше районнардан да спортчылар катнашачак.
Катнашучыларга көч бирү өчен 22 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев