Дүртенче зона этабында район мәдәният бүлеге, Норма урта мәктәбе, Балтачның өченче номерлы балалар бакчасы коллективы көч сынашты
Балтач муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Хыял» яшьләр үзәге керлинг уены башлаган иде.
Исегезгә төшерәбез беренче зона уеннарында Балтач урта мәктәбенә тиңнәр булмады. Икенче зона уеннарында социаль яклау бүлеге командасы, өченче зона буенча мәгариф идарәсе командасы җиңү яулаган иде.
Дүртенче зона этабында район мәдәният бүлеге, Норма урта мәктәбе, Балтачның өченче номерлы балалар бакчасы коллективы көч сынашты. Киеренке ярышта мәдәният бүлеге командасы җиңү яулады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев