Балтачта «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы узды
Спорт

Балтачта «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы узды

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәрендә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабы узачак

Балтачта «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы уңышлы тәмамланды. Ярышларда район мәктәпләреннән 38 команда, 300гә якын спортчы катнашты. 30 октябрьдә төркемле уеннар бер үк вакытта районның дүрт спорт залында узды.10 ноябрьдә «Балтач» спорт залында хәлиткеч финал очрашулары булды, аларның нәтиҗәләре буенча муниципаль этапта җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Егетләр арасында: 1 урын – «Балтач гимназиясе», 2 урын — «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе», 3 урын – «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе». Балтач гимназиясеннән Хәкимов Наил «Иң яхшы уенчы» булып танылды. Кызлар арасында: 1 урын – «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе», 2 урын — «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе», 3 урын - «Балтач гимназиясе». Балтач мәктәбеннән Ибраһимова Дилия «Иң яхшы уенчы» булып танылды.

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәрендә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион этабы узачак. Егетләр һәм кызлар арасында беренче урыннарны алган командалар әлеге ярышларда Балтач муниципаль районыннан чыгыш ясаячак. Безнең командаларга уңышлы чыгышлар, ышанычлы уеннар, матур җиңүләр һәм киләсе этапка чыгуларын телибез! Команда рухы, үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш яңа югарылыкларга ирешергә ярдәм итсен!

 


"КЭС БАСКЕТ"

Нет комментариев