Финалда иң көчле командалар очрашты
Балтачта эшче яшьләр командалары арасында берничә ай дәвамында барган мавыктыргыч «КвесТайм» квест-уены тәмамланды!
Финалда иң көчле командалар – Балтач район башкарма комитеты, «Наз», «Балтач газы», 2 нче балалар бакчасы, Кариле балалар бакчасы, 4 нче балалар бакчасы, Нөнәгәр һәм Шубан авыл җирлекләре очрашты.
Барлык үтелгән этаплардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын – «Балтач газы»
2 урын – Шубан авыл җирлеге
3 урын – Балтач район башкарма комитеты
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев