Балтачта кызлар да хоккей уйный
Спорт

Балтачта кызлар да хоккей уйный

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтачта кызлар хоккей уйнады

23 февраль көнне «Балтач» универсаль спорткомплексының бозында кызлар командалары арасында хоккей ярышы узды. Кызлар тамашачыларга бик матур уен күрсәтеп шатландырдылар.

Турнир нәтиҗәләре: 1 нче урын — Түнтәр командасы
2 нче урын — Субаш командасы
3 нче урын — Шубан командасы

Иң яхшы уенчылар: Иң яхшы һөҗүмче — Хафизова Фирдия
Иң яхшы сакчы — Николаева Диләрә
Иң яхшы капкачы — Газимова Язилә

Бу чарада катнашкан барлык командаларга һәм уенчыларга рәхмәт!


Нет комментариев