Матур уен үрнәкләре күрсәтеп, финалга узган егет-кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез
«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре арасында офис спорт төрләре буенча чемпионат дәвам итә.
Чираттагы уенда Балтач бистәсенең бишенче номерлы балалар бакчасы, үзәк хастаханә, район ветеринария берләшмәсе коллективлары көч сынашты.
Чемпионатта район ветеринария берләшмәсе командасына тиңнәр булмады. Матур уен үрнәкләре күрсәтеп, финалга узган егет-кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев