Ярышларның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә башлана
27-28 декабрь көннәрендә «Балтач» спорткомплексында район башлыгы призына 2009 елгы һәм аннан өлкән яшьтәгеләр арасында шәхси-команда беренчелегенә утызынчы мәртәбә татарча көрәш ярышлары узачак.
Көрәшчеләребез 60 килограммга кадәр, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм аннан югары үлчәү авырлыкларында бил алышачак.
Ярышларның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә башлана.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев