Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Беләктә — егәр, билдә — ныклык, җилкәдә тәкә

Балтач район Сабан туе баш батыры булып Нөнәгәр баһадиры Рәдис Сәмигуллин калды

Милли көрәш — Сабан туйларының күрке, мәгънәсе, дәрте-дәрманы. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп ала. Олы яшьтәге абзыйлар, күбесе, мин Сабантуйга көрәш карар өчен генә барам, дип әйтә. Үзенә тартып торган бу бил алыш нинди кодрәткә ия соң?! Ул халыкның яшәргә омтылышын, көчен, батырлыгын күрәтә, аның рухын сыный. Гасырлар буенча төрле җыеннарда, Сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, сыналу, бил алышу халкыбызның рухын саклап калган да инде.

Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәшенә районыбызда зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә Балтач командасы республикада уздырылучы иң дәрәҗәле көрәш бәйгесен — Муса Җәлил турнирын 13 тапкыр откан бердәнбер команда булып тора. Буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь булган татарча көрәшебезгә бүген караш аеруча җылы. Татарча көрәш федерациясе, «Балтач» якташлар җәмгыяте, олы йөрәкле иганәчеләребез, хуҗалык җитәкчеләре, тренерларыбыз тырышлыгы белән без алга атлыйбыз, тырышабыз, көрәшәбез, сыналабыз.

Юкка гына быелгы район Сабан туе сәхнәсендә татарча көрәш буенча төрле яшьтәге ике җыелма команда батырларына, зур бәйгеләрдә җиңү яулаган көрәшчеләребезгә район башлыгының һәм шул бүләккә өстәп, татарча көрәш буенча район федерациясенең акчалата бүләге тапшырылмагандыр. Бу үзе үк көрәшкә игътибарның да, көрәшчеләргә булган өметләрнең дә зурдан булуын күрсәтә.

Сабантуйда көрәш барышында һәр бил алышуда, кечкенә балалар, яшүсмерләр яисә инде билләре көрәшеп ныгыган, мәйданнарында чыныгу алган батырларыбыз булмасын, бар да җиңүгә омтылды. Мәйдан тутырып бил алышучы көрәшчеләребез, аларга көч биреп торучы йөзләгән җанатарларыбыз булуы һәркемдә бу спорт төренә соклану һәм ихтирам уята.

Көрәш барышына килсәк, ул һәр авырлыкта кискен барды. Дистә еллар бу спорт төре белән шөгыльләнүче батырлар янында югалып калмыйча, үзләрен күрсәтә алучы яшьләребез булуы куандыра. Алар янында ветеран көрәшчеләребезнең, олыларыбызның мәйданда бил алышулары аеруча кадерле һәм истәлекле.

Ветеран җиңүче көрәшчеләребезнең исемнәрен атап китик: 1 урын — Шеңшеңәр авылынан Илһам Габбасов, 2 урында Норма авылыннан Наил Гарифуллин, Бөрбаш авылыннан Таһир Гафиятуллин 3 урын, 4 урында Балтач бистәсеннән Фердинанд Гыйлемҗанов.

60 килограмм үлчәү авырлыгында, ниһаять, Арбордан Әхәт Әскәровның җиңүе, 70 килограм авырлыкта Чепьядан атаклы көрәшче Илназ Минмуллинның өченче урынны алуы, бу авырлыкта бәйгедән-бәйгегә ныгып килүче, максатчан Ислам Бурашовның җиңүләренең дәвам итүе, Аяз Хәйретдиновның үзенең осталыгын 80 килограмм авырлыктагы ир-ат көрәшчеләр арасында күрсәтүе, 95 килограмм авырлыкта Рөстәм Сираҗиевның бу авырлыкта булачак батыр — тәҗрибәле Салават Әсхәдуллинга оттыруы — болар барысы да аерым фильм төшерерлек мизгелләр булды.

130 килограмм авырлыктагы барган көрәшне караучылар, монда кем җиңә, шул баш батыр булып калачак инде, дип фаразладылар. Финалда соңгы биш елда барган ике арадагы бәхәс Рәдис Сәмигуллин белән Руслан Рәфыйков көрәшендә хәл ителде. 2021 елдан бирле биш тапкыр район Сабан туе баш батыры булып калган Русланның соңгы елларда келәмдәге уңышлары күптапкырлар райондашларда горурлык хисләре уятты. 2019 елда районда баш батыр, 2020 елда Казанда «Батырлар бәйгесе» җиңүчесе Рәдис Сәмигуллин аның күләгәсендә кала килде. Менә аның сәгате сукты... Көрәш барышында беренче баллны Руслан алгач, Рәдиснең җанатарлары, тагын булмады, инде дип уфтанып алдылар. Әмма Рәдис көрәш барышын үз файдасына юнәлдерде. Активлык күрсәтеп, соңгы баллны ала алды. Көрәш үткәрү нигезләмәсе буенча, исәп тигез булганда, кем соңгы баллны ала, шул җиңүче. Бу очракта 130 килограммга кадәр авырлыкта батыр булып Нөнәгәр авылыннан Рәдис Сәмигуллин калды.

Сабантуйның иң дулкынландыргыч вакыты җитте. Баш батырның кем икәнлеге келәмдә 112 килограмм авырлыктагы Рәдис Сәмигуллин һәм 95 килограмм авырлыкта батыр калган Салават Әсхәдуллин арасында хәл ителде. Көрәш алымнарын яхшы белгән батырларның берсенең дә биреләсе килмәде, әмма бу Сабантуй Рәдиснеке иде. Бирелгән вакыт беткәч, аны иптәшләре һавага чөйделәр, — Рәдис Сәмигуллин 2026 елда Балтач район Сабан туеның баш батыры!

Көрәшчеләрнең һәрберсен зур җиңүләре белән котлыйбыз, матур алымнар, нәтиҗәле көрәшләре белән тамашачыларны, җанатарларны шатландырсыннар дигән теләктә калабыз!

2026 елның Балтач район Сабан туенда ир-егетләр арасында көрәш батырлары:
60 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын — Әхәт Әскаров (Арбор);
2 урын — Фәһим Мөхәммәдиев (Смәел);
3 урын — Кәрим Гарифуллин (Норма);
3 урын — Айнур Рәхимов (Чепья).
70 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын — Ислам Бурашов (Нөнәгәр);
2 урын — Айзат Апанов (Салавыч);
3 урын — Илназ Минмуллин (Чепья);
3 урын — Аяз Йосыпов (Сәрдек).
80 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын — Аяз Хәйретдинов (Балтач);
2 урын — Фәнзил Шакиров (Арбор);
3 урын — Рәнис Зарипов (Чепья);
3 урын — Рамил Нигъмәтуллин (Сосна).
95 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын — Салават Әсхадуллин (Арбор);
2 урын — Инсаф Хәйруллин (Алан);
3 урын — Рөстәм Сираҗиев (Чепья);
3 урын — Хәсән Әсхадуллин (Иске Йөрек, Малмыж районы).
130 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын — Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр);
2 урын — Руслан Рәфыйков (Яңгул);
3 урын — Булат Вафин (Чутай);
3 урын — Инсаф Рәфыйков (Яңгул).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев