Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Без дә туп тибәбез...

Республикабыз үзендә футбол чемпионатын уздыру уйлары белән янган бер мәлдә, районыбыз укучылары да, яңа уку елына футбол уйнап аяк басарга буллдылар.

Шул максаттан , "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдиновның шәһси инициативасы белән Балтач спорт мәктәбе Карадуганда 1999-2000 елгы балалар арасында район беренчелегенә футбол ярышлары оештырды. Уеннарның җиңүчеләре булып Норма, Балтач, Карадуган мәктәпләре уенчылары танылдылар.
Традициягә тугры калып иң оста уенчылар да билгеләнде. Алар - Шәйхетдинов Булат /Норма/, Кадыйров Илһам /Балтач/, Хөсәенов Илназ /Карадуган/. Ярышлардан соң җәмгыять җитәкчесе Б.Зиятдинов, җирле үзидарә рәисе Ш.Низамиев, район спорт оешмасы җитәкчесе Р.Заһидуллин, спорт мәктәбе директоры Э.Гарипов җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырып, үз уй-фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250