Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бистәдә беренче майны йөгереп каршы алдылар (+фоторепортаж)

1 май көнне күптән килгән тардиция буларак җиӊел атлетика буенча эстафета ярышлары уздырылды.

«Сабантуй» ял паркында барлыгы 320 йөгерешче стартка басты. Барлыгы 50 команда тупланган иде, шуларныӊ 26сы оешма-предприятияләрдән, 17 команда урта мәктәпләрдән, 7 команда төп белем бирү мәктәпләреннән булды. Кискен көрәштә җиӊүчеләр билгеләнде. Авыл җирлекләре, оешма-предприятияләр арасында җиӊүче булып Балтач гимназиясе танылды, икенче урында Смәел җирлеге командасы, өченчедә исә Сосна җирлегеннән тупланган команда булды. Төп мәктәпләр арасында беренче урында Сосна, икенчедә - Шеӊшеӊәр, өченче урынны Арбор мәктәбе яулады. Урта мәктәпләр арасында һәр этап хәлиткеч иде. Әмма Балтач урта мәктәбе командасы беренче метрлардан ук алган лидерлыкны бирмәде, нәтиҗәдә алар беренче! Ә икенчедә Балтач гимназия командасы, өченче урында шулай Балтач урта мәктәбе командасыныӊ икенче составы булды.

- Ярышларда катнашкан һәр йөгерешчегә рәхмәтләребезне белдерәбез, киләсе ярышларда да шушылай бердәм, күп санда булып үткәрергә насыйп булсын, дип теләкләрен җиткерде район башкарма комитетыныӊ яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев