Борнак авылы ир-егетләре футбол ярышы үткәргән (фото)
Кайберәүләр: "Яшьләр алай, яшьләр болай..." дип зарланырга ярата. Ә менә мин авылымның яшьләренә сокланып туя алмыйм, дип хәбәр итә Борнак авылыннан Айсылу Нәҗипова.
Кызыксынып, уенны карарга килүчеләр дә бик күп иде. Төрле яшьтәге 33 уенчыдан торган 6 команда, иртәнге 9.00дан кичке 6.00га кадәр туп «куды». Студентлар, урта яшьтәге мәктәп укучылары белән беррәттән 40 - 50 яшьтәге «Ветеран» командасы уенчылары да, яшьләрдән бер дә калышмыйча ахырга кадәр көч сынашты. Ярышта катнашучылар үзара акча җыешып, уен өчен туплар, капкага челтәр (сетка), җиңүчеләргә грамоталар, медальләр ясатып алдылар. Оештыру, башлап җибәрү кебек эшләр бигрәк тә Рөстәм Рамазанов җилкәсенә төште. Зур тырышлык белән судьялар командалар арасында урыннар билгеләде.
Беренче урын яулаган BMW командасына күчмә кубок тапшырылды. Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин беренчелекне яулаган - BMW, икенчене алган - Шушма, өченче урындагы - ЦСКА командаларына «Борнак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исеменнән матур бүләкләр тапшырды.
«Иң оста капкачы», «Иң күп гол кертүче», «Иң яшь уенчы», «Иң өлкән уенчы», җәмгысы 16 төрле номинация буенча аерым уенчыларга грамоталар бирелде.
Уенчылар киләсе елга да бу ярышны тагын да камилләштереп үткәрергә сүз куешып таралыштылар. Авылыбыз егетләренең теләкләре чынга ашсын иде! - диде ул.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев