Бозларны юкарттык
Әй, уйнап та карадылар соң укучыларыбыз хоккейны каникул көннәрендә.
Инде совет заманыннан килә торган традицион «Алтын алка» клубы призына дип оештырыла торган ярышлар кысасында узучы уеннарны 4 гыйнвар көнендә 1998-1999, 2000-2001нче елгы балаларыбыз башлап җибәрде. Беренче көнне Чепья, Норма, Карадуган бозларында узган ярышларда 12 мәктәптән 18 команда көч сынашты. Икенче көнне исә, Нормада җиңүчеләр ачыкланды. 1998-1999нчы елгылар арасында Карадуган, Субаш, Чепья мәктәпләре уенчылары җиңүче булды. 2000-2001нче елгылар арасында җиңү бәхете Карадуган, Шубан, Салавыч балаларына тәтеде. 8нче гыйнварда Бөрбашта 2002-2003нче елгылар үз араларында иң көчлелә-рне ачыкладылар. Бу ярышларда көч сынашкан 9 команда арасында Балтач, Карадуган, Сосна мәктәпләре уенчыларына тиңнәр булмады. 10 гыйнвар көнне Чепья бозында 1996- 1998нче елларда туган кыз балалар уйнады. Иң оста уенчылар Түнтәрдә икән. Алар Чепья, Шеңшеңәр кызларын тар-мар китереп беренчелекне яулады. Икенче урында Чепья, өченче урында Шеңшеңәр кызлары. Уеннарыбыз әле башланып кына килә. Алда безне иганәчеләребез көче белән узучы бихисап ярышлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев