Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүген «Кариле» спорткомплексында татарча көрәш ярышлары узды.

Бәйге 28 тапкыр уздырылды

Бүген "Кариле" спорткомплексында Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары узды.
Бәйгедә район территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма һәм учреждениеләр командалары 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг. кадәр һәм аннан авыррак үлчәү категорияләрендә бил алышты.

Егетләребез бик матур көрәш алымнары күрсәтеп бил алышты. Беренче урында - "АРБОР", икенче урында - ТИМИРЯЗЕВ, өченче урында " ЯНА ТОРМЫШ" командалары. 32 ел элек бу көрәшне башлаган Сәйдәш Исрафилов призларны тапшыруда катнашты. Аның эшен улы Булат ИСРАФИЛОВ дәвам итә. Бәйге 28 тапкыр уздырылды. Җиңүчеләр район җыелма командасы составында Республика беренчелегендә катнашачак.

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев