Быел көрәш сезонын арборлылар ачып җибәрде
Озын яллардан соң барлык яшь көрәшчеләребезне үзенә җыеп, сезонны ачып җибәрүләре өчен рәхмәт инде Арбор җирлегенә, аның игелекле җитәкчеләренә.
Быелгы сезонга зур җиңүләр белән аяк бастык. Яшь көрәшчеләребез Яңгулдан Илнар Муллахмәтов, Илдан Әхмәтханов, Чепьядан Илназ Минмуллин Рәсәй беренчелегендә төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулап, спорт остасына кандидат нормасын үтәделәр. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев яшьләргә тиң булган җитезлек белән егетләрнең һәрберсен башта күтәреп алып өскә чөйде. Аның бу алымы көрәшчеләр тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Көрәшчеләрне идәнгә бастыргач кына матур итеп бүләкләрен тапшырды.
Көрәшчеләребез алдында тагын район күләм ярышлар тезелеп тора. 3 октябрь көнне шушы ук яшьтәге балалар районыбызда заманында Нормада урнашкан теш поликлиникасын җитәкләп , яшьли генә арабыздан киткән Бөрбаш егете Рафил Галимуллин истәлегенә узачак ярышларга Балтачка универсаль спорт залына, 24 октябрьдә Арборга традицион Билсур Зәкиев истәлегенә уздырылучы ярышларга җыйналачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев