Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяны спортчылар дер селкетте

Чепья авылында бер көнне ике зур ярыш узды: татарча көрәш һәм шахмат ярышы.

Безгә яшь чакта олылар «хәлләр булган икән иске Чепья базарында» дип әйтә иде. Мәгьнәсенең ни турында барганын анламасак та, бер-бер хәл булса, бу сүзләр еш кабатлана иде.

 

Шушы көннәрдә генә бу сүзләрне үзебезгә дә әйтергә туры килде. Чепья авылында бер көнне ике зур ярыш узды: татарча көрәш һәм шахмат ярышы. Берәүләр баш эшләткән дәвердә, икенчеләре бар көчләрен күрсәтеп, бил алыштылар. Мәктәп бусагасын атлап керүгә иң беренче булып күзгә ташланган нәрсә – балаларның һәркайсының килгән кунаклар белән кул бирешеп күрешүе булды.

 

Аннан иң шаккатырганы шул булды – бәйгене тантаналы төстә ачкан вакытта, кызлар бию коллективы чыгыш ясаганда, техник сәбәпләр аркасында, музыка тукталып калса да, биючеләр бер дә каушамыйча, яшь көрәшчеләрнең көчле кул чабулары астында биюләрен ахырына кадәр биеп бетерделәр. Мондый хәлне шушы яшькә җитеп үземнең дә беренче күрүем булды. Чын сәнгать ияләре батырлыгы булды бу.

 

Заманында, «Труд» җәмгыяте рәисе Рәшит Хадиевның шәхси үтенече белән башланган әлеге бәйге ел да күңелләребездә үзенең төрле моментлары белән истә калып килә. Быелгысы аеруча истә калыр инде. Бәйгенең төп үзенчәлеге дә шунда – ул безнең күпмилләтле көрәш бәйгесе булып тора. Бәйгебезнең быелгы олы кунагы – Балтачыбызның «Якташлар» җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров белән дә гәп корып алдык. Ул үзе шушы мәктәптә 7 ел уку дәверендә көрәш белән шөгыльләнүче бердәнбер бала булган икән.

 

«Без укытучым белән һәр ярышка икебез генә чыгып китә идек», – дип искә алды ул яшүсмер чакларын. Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновның хезмәтенә соклануын яшермәде ул. Кемнәр генә шөгыльләнми бүгенге көндә Ринат Фоатовичта. Татар, урыс, мари, удмурт балалары татар көрәшенә тартылып, бердәм команда булып, районыбызның иң көчле командалары – Яңгул, Норма, Бөрбаш, Смәел, Арбор малайларына көчле конкурентка әйләнделәр. Инде остазның бүгенге көндә Татарстан, Россия бәйгеләрендә үсеп килүче чемпионнары бар.

 

Район мәктәпләреннән, Казан шәһәреннән, Арча, Әтнә районнарыннан җыйналган 96 көрәшче спортзалны гына түгел, бөтен авылны көне буена дер селкетеп торды. 2009 елгылар арасында узган бәйгегә дә ике өстәмә үлчәү авырлыгы куеп нәүмиз калмасыннар дип, 2015 елгы балаларны да көрәштерделәр.

 

Елдан-ел бәйгене үзгәрәк итеп уздыру өчен зур тырышлык куя Рәшит Хадиев. Мәктәп коллективына да зур рәхмәт. Афәрин, шулкадәр кунак алдында йөзгә кызыллык китермиләр.

 

Инде бәйгебезнең җиңү-челәре белән таныш булыйк: 32 кг.кадәр – Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Тимур Хәбибрахманов /Яңгул/, Азамат Гыйльфанов /Казан/, Фәнзил Мөхетдинов /Арча/. 36 кг.да /2015 елгылар/ – Фирдәүс Гыйбадуллин, Кирилл Парманов /Чепья/, Рәнис Шәрипов /Норма/, Сәйдәш Хаҗиев /Смәел/. 36 кг.да Инзил Габделбәров /Балтач/, Әмир Аглиуллин /Арча/, Азат Галимов /Арбор/, Реназ Сабиров /Балтач/. 40 кг.да /2015 елгылар/ – Ирек Хәйретдинов /Балтач/, Әлфир Хафизов /Норма/. 40 кг.да Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Сәлим Нәбиев /Норма/, Гадел Хәсәенов /Бөрбаш/, Артур Парфенов/Чепья/. 45 кг.да Нияз Хәкимуллин /Арча/, Самат Халитов /Казан/, Ирек Бикбов /Чепья/, Илмаз Гыйззәтуллин /Арча/. 50 кг.да Ильяр Мөхәммәтшин /Арча/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор/, Азамат Шакиров /Смәел/, Илдан Батыршин /Шеңшеңәр/. 55 кг.да Әдел Исхаков /Казан/, Алмаз Гыйззәтуллин /Арча/, Денис Яковлев /Урта Көшкәт/, Илназ Гарифулин /Норма/. 60 кг.да Әсхәт Әскәров /Арбор/, Азамат Шакиров /Казан/, Вәкил Әхмәтов, Ильяс Искәндәров /икесе дә Арчадан/. 65 кг.да Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Арсений Заболоцкий /Чепья/, Раиф Вәлиуллин /Нөнәгәр/.70 кг.да Данил Галләмов /Арча/, Раяз Нәбиев /Балтач/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Раил Галялетдинов /Карадуган/. 80 кг.да Нияз Сәлихҗанов /Норма/, Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/. 100 кг.да Илсаф Йосыпов /Арча/, Раяз Абдуллин /Салавыч/, Тимур Әхмәтханов, Ильяс Биккинин /икесе дә Карадуганнан/.

 

Бу ярышыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. 14 декабрьдә Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына тагын бер бәйге үтәчәк. Барыгызны да шунда көтеп калабыз.

 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев