Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы юлларында

Узган атнаның якшәмбесендә «Татарстан чаңгы юллары-2013» ярышлары булып узды. Чара 10нчы февральгә билгеләнсә дә, ярышлар 8ендә үк башланып китте.

Җомга көнне мәктәп укучылары, ә шимбә көнне гимназия һәм 96нчы номерлы һөнәр лицее коллективы көч сынашты. 10сында исә 5417 райондашыбыз чаңгыга басты. Ир-егет җитәкчеләр арасында Васил Шакиров (гимназия) - беренче, Фәрит Гыйрфанов (Тимирязев исемендәге җәмгыять) - икенче, Рамил Хафизов (паспорт бүлеге) өченче булдылар. Хатын-кыз җитәкчеләрдән Руфинә Гыйләҗева (салым инспекциясе) финиш сызыгын беренче булып киссә, икенче һәм өченче урыннарны Татьяна Кузьмина (Улисьял башлангыч мәктәбе) һәм Гөлчәчәк Сәмигуллина (Смәел балалар бакчасы) бүлеште. Ир-егетләр биш чакрым арада узышып, беренчелек Юрий Степановта (студент), икенче урында Роман Никитин (балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе), өченче урында Иван Романов (студент). Гүзәл затлар арасында гимназиядән Алсу Нигъмәтҗанова быел да беренче. Ә шул ук коллективтан Фәридә Нәкыйпова икенче булды. Өченче урынга Наталья Исаева (студент) лаек дип табылды.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250