Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә. Килешәсезме?

Җәй уртасында кышкы спорт төре булган чаңгы турында зур итеп фикерләшү кемгәдер сәер булып тоелса да, халкыбызның «чананы

Районыбызда «Татарстан Рес-публикасында чаңгы ярышлары буенча спорт резервын әзерләү турында. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» дип исемләнгән республиканың төньяк районнары өчен киңәшмә уздырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы чаңгы спорты Федерация президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, министр-лык белгечләре, районнарның спорт бүлеге җитәкчеләре, спорт мәктәбе директорлары, әйдәп баручы тренерлар катнашты. Иң элек килгән кунаклар «Сабантуй» ял паркында «Чаңгычы йорты» чаңгы базасы, Балтач спорт мәктәбе тренерлары хәзерләгән чаңгычылар чыгышларын карадылар. Зур экран аша чаңгы юлларында уздырылган бәйгеләр барышы белән таныштылар.  Киңәшмәнең төп өлеше район Советының утырышлар залында дәвам итте. ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үзенең чыгышында, чаңгы спортының киләчәген урыннардагы бүгенге көндә алып барылган эш билгели, дип ассызыклады. Республикабызның төньяк районнарыннан шөгыльләнә торган спортчыларга зур өметләр баглыйбыз, талантлы балаларны барлау, аларны үстерү сездән тора, дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте. Югары җитәкчеләр тарафыннан аерым билгеләп узылган Балтач егете Әмир Сөнгатуллинның Россия җыелма  командасына кандидат итеп алынуына горурланып утырдык. Бу очракта тренерларыбызның, бигрәк тә СССРның чаңгы спорты остазы Рәлиф Әскаровның нәтиҗәле эшен аерым билгеләп узарга кирәк. Чыгыш ясаучылар чаңгы спортын үстерүдә төп фигура тренер икәнен ассызыкладылар. Бу фикерне дәвам итеп, Татарстан Республикасы чаңгы Федерация президенты Илшат Фәрдиев нәтиҗәле эшләгән чаңгы спорты тренерлары табиблардан, укытучылардан хезмәт хакын ким алырга тиеш түгел диде. Иң беренче адым буларак, тренерларга федерациядән ай саен 10 мең сум өстәмә түләү кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип белдерде. Балтач районы чаңгы спорты федерациясе составына финанс ярдәмен туплауга ярдәм итү өчен киңәшче итеп тамырлары Бөрбаш авылыннан булган Нияз Галимуллинны кертү максатка ярашлы булыр, диде республика федерациясе җитәкчесе. Нәтиҗәләр буенча Россиядә чаңгы спорты буенча республика икенче ел инде беренче урында, безнең бурыч – бу яуланган үрне саклау. Ә бу һәркемнең тулы көченә эшләвеннән тора. Без, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә әзер, диде Илшат Фәрдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев