Хезмәт

Балтач районы

18+
Спорт

“Өченче буын” спартакиадасы елдан-ел активлаша!!! (+фоторепортаж)

13 октябрь көнне "Балтач" универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында "Өченче буын" спартакиадасы булды.

Спартакиаданың ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина өлкәннәрне тәбрикләп, ярышларда уңышлар теләделәр. Районыбыз тормышы белән кызыксынып, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары өчен рәхмәтләрен һәм аларның активлыгына соклануларын белдерделәр.
"Бу чара быел VI тапкыр үткәрелде. Башлаган елларда авыл җирлекләреннән командалар китертү белән авырлыклар булды. Ветераннарны бу ярышка тарту, катнаштыру беркадәр ят күренеш иде. Ә соңгы елларда спартакиаданың дәрәҗәсе артты, ветераннар үзләре теләп катнашалар. Хәтта кайчан була инде, дип кызыксыналар. Быелгы спартакиадада күпчелек командалар составы да яңарган", диде район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Спартакиадада 15 авыл җирлеге катнашты. Тик кызганыч, быелгы ярышларда Шеңшеңәр, Яңгул һәм Урта Көшкәт авыл җирлекләреннән командалар юк иде. Урта Көшкәттән соңгы өч елда команда туплап алып килгәннәре юк, дип белдерделәр.
һәр авыл җирлегеннән 9 катнашучыдан торган командалар чакырулы. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше - 60 яшьтән, хатын-кызларныкы 55 яшьтән түбән булмаска тиеш. Шулай итеп, өлкәннәр - шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, дартс, боҗрага туп ату, мылтыктан ату буенча һәм "Күңелле стартлар" дип исемләнгән катнаш эстафетада көчләрен сынадылар.

Командалар арасында беренчелекне Бөрбаш авыл җирлеге ветераннары яулады. Икенчедә - кунырлылар, өченче урында Пыжмара авыл җирлеге өлкәннәре.
Ветераннарның барысына да Дипломнар, медальләр тапшырылды. Җиңүче команда Кубокка ия булды.

#Командататарстана #командаПрезидента #Балтачветераннары #спартакиада #Третийвозраст #БалтачБалтаси
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250