Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяда беренче мәртәбә көрәш ярышлары узды (фото).

«Труд» җәмгыяте рәисе Рәшит Хафиз улы Хадиев үзләрендә ел да уза торган кул көрәше ярышларын татарча көрәш ярышларына алмаштыру теләге белән күптән яна иде.

Ниһаять, Яңа елга аяк басуга аның бу теләге тормышка ашты. Бөтен авылны гөрләтеп бәйрәм ясадык, әле бәйгесе дә ничек кенә узды, бит....
Миӊа берничә ел рәттән шушы җирлектә узучы республика күләмендәге Гырон-быдтон бәйрәмендә катнашырга туры килгәнлектән, бүгенеге бәйге миңа чын мәгьнәдә шушы бәйрәмне хәтерләтте.Урта мәктәпнең спортзалында ник бер энә төшәрлек урын булсын. Әй аралашып күрсәтте бу көнне төрле милләт балалары. Татары, урысы, удмурты - барысы да бер уй белән генә янды. Ничек тә батыр каласы иде...
Ике келәмдә барган көрәш минут саен көчле алкышларга күмелеп торды. Аннары бит келәмгә 25 килограммга кадәр нәниләр көрәшергә чыккач, беләсездер инде, тамашачының халәтен. Шушы җирлектә алыштыргысыз колхоз рәисе булган Петр Григорьвич Чернов, озак еллар шушы җирлек рәисе булган Фоат Гыйләҗевич Хәйретдиновлар хәтта тәнәфескә дә чыкмыйча көне буе ярышларны тамаша кылдылар. Һәм бик канагать калдылар ярышлардан.
Беренчесе, мондый бәйрәмне кптән күргән юк иде, икенчесе беренче коймак төерле булмый икән ул, оештыру җитсә, дип үз фикерен җиткерде. Чыннан да, тырышты чепьялылар бу юлы. Күмәк көч тау күчерә ди халкыбыз. Җәмгыять рәисе, авыл җирлеге, мәктәп коллективы, спорт мәктәбе - барысы да бу эшкә бердәм алынганлыктан, беренче коймак төерле була алмады. Рәхмәт аларга.
Әткәнемчә, ярышлар бик матур узды. Әнә, танылган спорт остасы Айдар Гәрәевның улы Айзатның бар көндәшләрен чистага отып барып, соңгы көндәше белән бил алышырга вакытында чыга алмыйча автомат рәвештә өченче урынга төшүе ярышларның иң төп вакыйгаларының берсе булды. Барысына сабак булды көрәшнең бу мизгеле.
Чын дәрәҗәсендә үстереп җиткерде көрәшне бу төбәктә атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов. Көрәшеп тә күрсәтә удмурт малайлары. Унбер малае призерга керде Ринатның. 12 үлчәү авырлыгында барган ярышта бу иң зур күрсәткеч инде. Команда беренчелегендә дә алар бернинди каршылыксыз җиңүче булдылар. Күпме генә тырышсалар да яңгуллыларга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Бөрбаш тренеры Ранис Фәхретдиновның тырыш хезмәте бу юлы да үз җимешләрен бирде - өченче урынны алдылар.
Инде беренче бәйгенең чемпионнары белән дә таныштырып узам. Ильяс Йосыпов, Артур Григорьев, Наил Мортазин (өчесе дә Чепьядан - 25, 27, 29 кг), Айнур Әсхәдуллин, Фәнис Нигамадҗанов (икесе дә Яңгулдан - 32,36 кг), Илназ Мифтахов (Чепья - 40 кг), Айнур Галимуллин (Яңгул - 43 кг), Самат Мөҗипов, Фирдүс Гарифуллин (икесе дә Нормадан - 50,55 кг), Айрат Габидуллин (Карадуган-60 кг), Илназ Минмуллин (Чепья-65 кг), Диншат Гарифуллин (Куныр-авыр үлчәүдә).
13 мәктәптән килгән 84 көрәшченең 36 сы акчалата бүләкләр, төрле дәрәҗәдәге медальләр, дипломнар алып, рәхмәт әйтеп таралышты, өйләренә.
Ә менә гимназиядән Кадыйрхан Закирҗанов Россиянең һәм Татарстанның мактаулы төзүчесе Фагыйль Гафиуллинның махсус бүләгенә лаек булды. Менә күпме савап алды, үзенә Рәшит Хафиз улы. Ярышларның дәвамлы буласына безнең дә бернинди шигебез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250