Чепьяда “Иртәне бишлегә” акциясенә кушылдылар (фото)
Чепьяда "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә иртәне гимнастика белән башлыйлар.
"Иртәне ничек башласаң, көнең шулай узар,"дигән халык әйтемен hәркем балачактан яхшы хәтерли. Иртән эшләгән күнегүләр көне буена дәрт алырга менә дигән мөмкинлек бирә.
"Иртәне бишлегә" акциясе кысаларында төрле күнекмәләрдән торган күнегүләрне инструктор кушканча башкару тернәкләнүчеләр өчен hич кенә дә авыр тоелмады. Тернәкләнүчеләр иртәнге күнегүләрдә бик теләп катнашалар, дип хәбәр итәләр бүлекчәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев